Бүген Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында структур бүлекчәләр һәм ведомство предприятиеләре җитәкчеләре катнашында атналык оператив киңәшмә узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үткәрде.
Көн тәртибендәге үзәк мәсьәләләрнең берсе – Татарстанда урып-җыю эшләренең барышы. Бүгенге көнгә республикада 3929,1 мең тонна ашлык суктырылган, бер гектардан уртача уңыш – 35,1 центнер. Бөртекле һәм кузаклы культуралар 1120 мең га (планнан 72%) мәйданда җыелган. «Тагын 400 мең гектарга якын бөртекле культуралар җыясы калды, – дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов. – Шул ук вакытта урып-җыю шартлары катлауланып китте. Әмма без сентябрьдә яхшы көннәр көтеп утыра алмыйбыз, киптерү агрегатларын яңартырга һәм урып-җыю кампаниясен уңышлы уздыру өчен барлык чараларны күрергә кирәк».
Министр шулай ук киңәшмәдә катнашучыларга республика районнарына чыкканда игенчеләргә бүгенге вәзгыятьне аңлатырга һәм аларны эшләрне активрак башкаруга өндәргә кушты.