30-31 август көннәрендә Казанда үзмәшгульләр өчен форум һәм ярминкә узачак

2021 елның 31 августы, сишәмбе

30 августта үзмәшгульләр Бауман урамында Татарстан Фәннәр академиясе янәшәсендә җыелачак. Биредә ярминкә узачак, анда алар үзләре җитештергән товарларны тәкъдим итә алачак. 31 август көнне форум кысаларында үзмәшгульлекне үстерүнең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу максатында хакимият органнары һәм эшкуарлык җәмәгатьчелеге белән очрашулар узачак. 

Бүгенге көндә Татарстанда 141 меңнән артык үзмәшгуль теркәлгән. Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә, Татарстанда «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты актив тормышка ашырыла, ул кече һәм урта бизнес үсеше һәм үзмәшгуль гражданнар өчен уңайлы шартлар тудыра.

Форум программасы ике блоктан тора. Фестивальнең беренче блогы – үзмәшгульләр продукциясеннән ярминкә, анда алар үзләре җитештергән товарларны тәкъдим итә, аларны исә теләге булган һәркем сатып ала алачак. Бу кулдан эшләнгән сувенир продукция, кулинар эшләнмәләр, фермер товарлары, күн эшләнмәләр, милли бизәнү әйберләре. Шулай ук мастер-класслар да узачак, анда белгечләр перәннекләргә рәсем ясарга, каеннан эшләнмәләр үрергә һәм башка бик күп нәрсәләргә өйрәтәчәк. Үз товарларын һәм хезмәтләрен 100 артык үзмәшгуль кеше тәкъдим итәчәк.

Форумның икенче блогы – лекторий форматындагы эш программасы. Эшкуар йортында студентлар, сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында, 50+ аудитория арасында үзмәшгульлекне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышачаклар. Дәүләт хакимияте вәкилләре, «Үзмәшгульләргә ярдәм үзәге» коммерциясез автоном оешмасы белгечләре, эшкуарлар, үзмәшгульләр һәм һөнәри салымнан файдалану өлкәсендә экспертлар үзмәшгульлек статусына бәйле барлык нечкәлекләрне ачыкларга ярдәм итәчәк.

Чараны оештыручы – Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге, «Үзмәшгульләргә ярдәм үзәге» коммерциясез автоном оешмасы.  Форумның максаты – Татарстан Республикасында гамәлгә ашырыла торган чаралар комплексы, катнашучылар өчен мөмкинлекләр һәм бизнеска ярдәм чаралары турында мәгълүмат бирү, шулай ук үзмәшгульләр продукциясен сату һәм алга этәрү. 

Мондый форматтагы чара икенче тапкыр рәттән уза һәм Казан халкы һәм кунаклары арасында популяр булып тора. 2020 елда үзмәшгульләр ярминкәдә 900 мең сумлык продукция саткан. Ярминкәдә катнашу өчен гаризаны 26 августка кадәр, лекторийда катнашу өчен 28 августка кадәр бирергә мөмкин, теркәлү социаль челтәрләрдә уза: @tvoedelo.prо

Ярминкә 30 августта 12.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр Казан шәһәренең Бауман урамында, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе янында эшләячәк. 31 августта 12.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Петербург урамы, 28 йорт адресы буенча лекторий узачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International