Район киләчәккә – алга карап яши

2015 елның 21 апреле, сишәмбе
Безнең  Биектау  районы 17 нче  апрельдә  юбилейлы туган көнен – оешуына 80 ел тулуны билгеләп үтте. “Биектау” спорт комплексының    зур залы кунаклар белән шыгрым тулы иде. Бәйрәмгә кунаклар бөтен республикадан җыелган һәм, әлбәттә инде, районыбызны  барлыкка китерүдә, алга  җибәрүдә  һәм үстерүдә хезмәт куйган кешеләр килгән иде.

Биектау районын Казан арты дип атыйлар, аның тарихы башкалабыз Казанга өзелмәслек итеп бәйләнгән. Шуңа күрә юбилей тантанасы биектаулыларның ата-бабалары яшәгән Казан арты, Иске-Казанның борынгы тарихы турындагы театральләштерелгән тамаша белән башланып китте. Биектау шушы изге җирдә туган  һәм  үскән.

Гасыр  арты гасыр узган, ханнар бер-берсен алмаштырган, кыю баһадирлар үз җирләренең азатлыгы өчен көрәшкән. Бу җирдә бүген яшәүчеләр ата-бабаларын хөрмәт белән искә ала, борынгы кирмәннәрне һәм мәчетләрне торгыза, алар турында җырлар, поэмалар иҗат  итә.

Район тарихы илебез, республикабыз тарихына тыгыз бәйләнгән. Ул инкыйлаб бәрелешләрен дә күргән, гражданнар сугышы елларында яу кыры  булып  та торган. Биектаулылар Бөек Ватан сугышы фронтларында батырларча көрәшкән, тылда эшләгән. Хәзерге вакытта районда 31 фронтовик һәм 1018 тыл хезмәтчәне яши. Алар – районыбызның җанлы тарихы.

Юбилей тантанасында районны, аның икътисадының төп тармакларын төрле елларда җитәкләгән ветераннар, сугыш ветераннары, төрле тармакларның атказанган хезмәткәрләре катнашты. Кадет сыйныфлары укучылары  аларга чәчәк букетлары  тапшырганда, залда алкышлар тынып тормады. Экранга: “Бәхетле һәр сәгатебез өчен, тыныч күктә кояш нур сипкән өчен, хәзерге вакытта булган бөтен нәрсәбез өчен рәхмәт сезгә, кадерле ветераннарыбыз!” – дигән  язу чыкты.

Районның социаль-икътисади  үсеше турында Биектау телевидениесе тарафыннан мавыктыргыч фильм төшерелгән  иде, ул да тамашачыларга тәкъдим ителде.

Көчле алкышлар  астында сәхнәгә район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары –  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров күтәрелде.

– Районның төп байлыгы – хезмәт сөючән сәләтле кешеләр. Бу – безнең алтын фондыбыз, барлык эшләрдә һәм башлангычларда терәгебез, – диде үз чыгышында район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин. – Көндәлек эшебездә  без һәрвакыт Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Нургали улы Миңнехановның зур ярдәмен тоеп торабыз. Районыбызның социаль-икътисади  үсешенә  керткән өлеше өчен, барлык биектаулылар исеменнән аңа бик зур  рәхмәт  әйтәм.

ТР Премьер-министрының беренче урынбасары –  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллинга Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм  Миңнехановның  Котлавын  һәм  яңа автобуска сертификат  тапшырды.

Республиканың уңышларында Биектау районының өлеше зур, – диде Марат Готыф улы. – Фидакарь хезмәтләре өчен биектаулыларга рәхмәт. Сез яхшы итеп эшли дә, матур яши дә беләсез. Район турындагы фильм моны ачык күрсәтте.

Районның 80 еллык юбилее белән биектаулыларны ТР Муниципаль бе-рәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров та котлады.

– Биектау – республиканың  хөрмәткә лаек районнарыннан берсе, – дип әйтте Минсәгыйть Закир улы. – Авыл җирлекләрегез төрле конкурсларда даими рәвештә җиңү яулый. 80 ел – тарих өчен бер  мизгел генә. Районда аның беренче адымнарын   хәтерләүче кешеләр  яши  әле. Алар районны күтәргән, алга китүенә, иминлегенә үзеннән өлеш керткән. Район бүген чәчәк ата. Киләчәккә  планнары тагын  да  күбрәк. Сез  эшләгәннәрне күреп, башкалар да, көнләшә-көнләшә, шуңа омтылачак. Сезгә тынычлык, матур  тормыш, халыкларның дус яшәвен һәм бәхет телим!

Юбилей уңаеннан, бер төркем биектаулы Татарстан Республикасының югары бүләкләренә лаек булды. “Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлар өчен” медальләре белән Бөреле авыл җирлеге башлыгы Таһир Баһаветдинов һәм Красносельское авыл җирлеге башлыгы урынбасары Розалия Никитенко  бүләкләнде.  Аларга медальләрне  Премьер-министрның беренче урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов тапшырды. Шулай ук ул “Татарстан  Республикасының атказанган терлекчесе” дигән мактаулы исем бирелү белән – “Красная заря” кооперативы сыер савучысы Елена Павлованы, “Татарстан Республикасының атказанган табибы” дигән  мактаулы исем бирелү белән – Биектау Үзәк  район хастаханәсенең  педиатрия бүлеге мөдире – табиб-педиатр Әлфия Камалетдинованы, “Татарстан  Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” исеме  бирелү белән – Мәмдәл мәдәният йорты директоры Гөлсинә Шакированы, “Татарстан Республикасының атказанган механизаторы”  исеме бирелү белән – “Серп и молот” җаваплылыгы чикле ширкәте механизаторы  Анатолий Семеновны котлады. “ФинДом” ширкәте  директоры Финат Мөхәммәдиевнең  хезмәте ТР Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнехановның Рәхмәте белән  бәяләнде.

Бер генә бәйрәм дә, район юбилее  бигрәк  тә,  музыкасыз, җыр-биюсез  узмый. Районыбыз юбилеена мәдәният бүлеге, үзәк  мәдәният йорты, Үзәк китапханәләр системасы хезмәткәрләре бик матур  концерт программасы әзерләгән иде. Бик күп  талантлар  катнашканлыктан, бәйрәм бай эчтәлекле, якты, истә калырлык булды. Ринат Сабирҗанов һәм Люзия Гайнуллина, Лилия Борһанова һәм Айзат Шакиров, Ризәлә Уткузова һәм Гөлнара Галиуллина, Аршак Алтунян һәм Алинә Даутова, Динар Зарипов һәм Эльнар Сабирҗановның  җырлавына ничек сокланмыйсың! Сәхнә ветераны Фоат Хәлиуллин, Бөреленең “Новый день” вокаль-инструменталь  ансамбле һәм халык хоры, “Май”  триосы, “Время, вперед!”, “Везунчики”, “Затейники” бию коллективлары һәм “Дуслык” гармунчылар ансамбле юбилей тантанасына үзләренең иң яхшы номерларын алып килгән иде. Шушындый онытылмаслык  кичә  әзерләгәннәре өчен тамашачылар режиссер Раушан Шә-рифкә, бәйрәмнең алып баручылары Лилия  Борһанова белән Камил Шакировка һәм районның барлык мәдәният хезмәткәрләренә  рәхмәтле.

Юбилей узды, район яңа унъеллыкка аяк басты. Тыныч  һәм имин, шатлыклы вакыйгаларга бай булсын иде ул.
 


Разия АБЗАЛОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International