ЯҢАЛЫКЛАР


23
июнь, 2018 ел
шимбә

23  июньдә Казанда  Мирный  бистәсендәге  Каенлыкта   татар  халкының  Сабантуй   бәйрәме узды.  Бу – Сабантуйның  төп мәйданы  иде.   

23  июньдә «Казан» Халыкара ат  спорты   комплексында  2018  елгы  Сабантуй  бәйрәменә  багышланган  ат чабышлары  узды. Чарада   Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов,  Казан   шәһәре  башлыгы     Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар  катнашты.  

2018  елның  19 - 21 июнендә  Сөт бизнес академиясе базасында  «Сөт терлекчелегендә   азык  җитештерүгә идарә итү» тренингы узды. Укуларны     «Унибокс» ҖЧҖенең (Беларусь Республикасы) терлекчелек  буенча    консультанты    Александр Лапотко үткәрде.

Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында республикада яшәүчеләр арасында табибларга электрон язылу сервисы популярлыгын билгеләп үтәләр. Ел башыннан бирле татарстанлылар «Табибка язылу» электрон хезмәте белән 6 млн. тапкыр файдаланганнар.

 

Татарстан Президенты "хәләл" кебек продуктларны сертификацияләүгә җитдирәк карарга чакырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International