Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «МСП субъектларының – авыл хуҗалыгы кооперативларының 223-ФЗ номерлы Федераль закон буенча аерым төр юридик затларның сатып алуларында катнашуы» темасына семинар узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, «РИВЦ» АҖ, «МСП корпорациясе» АҖ белгечләре, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары җитәкчеләре һәм республика фермерлары катнашты.