ЯҢАЛЫКЛАР


7
июнь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген  Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында  терлекчелек тармагының 2018 елдагы  4 айлык  эшенә  йомгаклар ясадылар.  Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары   Нәҗип    Хаҗипов    үткәрде.  Киңәшмәдә районнарның  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, терлекчелек буенча    консультантлары, “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт  авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ белгечләре катнашты.  

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында  «2017 – 2020 елларга  Татарстан Республикасында   авыл хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативларын  үстерү» федераль ведомство максатчан     программасы  буенча авыл хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативларының  матди-техник базасын  үстерүгә грантлар  бирү өчен  аларны    сайлап  алу  буенча  конкурс комиссиясе утырышы узды. Грантларның  гомуми суммасы  171,7 млн. сум тәшкил итә, шуннан  99,6 млн. сумы   федераль бюджеттан  бүлеп бирелде.

Бүген  Татарстан Республикасы  Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында   авыл хуҗалыгы  билгеләнешендәге җирләрне бәяләгәндә үзара  ведомство  хезмәттәшлеген  оештыру  мәсьәләләре  буенча  «ТР Бәяләүчеләр берлеге» коммерциягә карамаган  партнерлык (НП) Идарәсенең һәм  Эксперт-консультация советының  киңәйтелгән утырышы узды.  Чарада  Татарстан Республикасы  җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары   Эдуард Дияров,  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының АПК, җир  мөнәсәбәтләре һәм кулланучылар  базары  идарәсе  башлыгы   Валерий Аксанов,  «ТР Бәяләүчеләр берлеге» коммерциягә карамаган  партнерлык (НП) советы президенты   Андрей Лисичкин һәм башкалар  катнашты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International