ЯҢАЛЫКЛАР


5
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Кичә, 4 апрельдә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2018 елда ташламалы инвестиция кредиты бирү мәсьәләләрен карадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов үткәрде. Фикер алышуда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Ришат Хәбипов, Тәлгать Таһирҗанов, Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциацисяе белгечләре, вәкаләтле банклар һәм АПК предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

Татарстан районнарында агулау машиналарының һәм сиптергечләрнең торышын тикшерәләр. Авыл хуҗалыгы оешмаларына «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре барып йөриләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International