ЯҢАЛЫКЛАР


7
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы тарафыннан “Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр әйләнеше турында” Федераль законның 1 һәм 14.1 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында” 2017 елның 29 декабрендә 447-ФЗ номерлы Федераль закон кабул ителде. 1 статьяга үзгәрешләр 2019 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә, ә 14.1 статьяга – 2018 елның 1 апреленнән.

«Агрокөч» АҖ Марокко һәм Германиягә, шулай ук Норвегиягә һәм Урта Азиянең башка илләренә шикәр һәм чөгендер түбе (жом) экспортлауны ачты. Ел дәвамында чит илләргә 12 мең тонна шикәр һәм 25 мең тонна чөгендер түбе озатылачак.

2018 елның 14 - 16 февралендә “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге территориясендә Идел буе агросәнәгать форумы узачак.  Аның кысаларында «Татарстан Республикасында органик  авыл хуҗалыгы» темасына конференция булачак. Чараны “ТИПКА” өстәмә һөнәри белем бирү ФДБМУ,  Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Экология һәм табигать байлыкларыннан файдалану проблемалары институты һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы  каршындагы Органик продукция җитештерү буенча иҗтимагый советы  оештыра.  

Татарстан 49,6 меңнән артык фатирны индивидуаль җылыту системасына күчерде, дип хәбәр итә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International