ЯҢАЛЫКЛАР


15
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

10 ай эчендә әти-әниләр ТРның хезмәтләр порталы аша 1,2 млн түләү эшләгәннәр. Чагыштыру өчен 2016 елны 10 ай эчендә 670 электрон түләү уздырылган. 

Россиянең робототехниклары Коста-Рика шәһәрендә 3 медаль алдылар - 5 алтын, 1 көмеш һәм 2 бронза. Ярышка җыелманы Иннополис Университеты әзерләгән. 

16, 22 ноябрьдә 18.30да Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җырларыннан төзелгән, «Алып калыр өмет...» дип исемләнгән концерт була.  Әлеге концерт – «Олы юл әйтте...» циклының дәвамы.

ТРның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы кабат инвалидлар белән эшен дәвам итәчәк.

"Татарстан Республикасы мәгълүмати технологияләр үзәге" белгечләре электрон форматта дәүләт хезмәтләре белән таныштылар. 

Казанда күпфункцияле үзәк ачылды (Кулахметова ур., 25, 1 корп.)

Татарстан Республикасында 12 ноябрьдә гомуми савым 3121,2 тонна тәшкил итә. Бу узган елның шушы чорына караганда 168,4 тоннага күбрәк.

Бер сыердан уртача 13,3 кг сөт сауганнар. Бер сыердан көнлек иң күп савым Әтнә районында – 23,1 кг. Саба районында бу күрсәткеч – 20 кг, Кукмара районында – 19,6 кг, Балтач районында – 17,6 кг.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International