ЯҢАЛЫКЛАР


7
ноябрь, 2017 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә тикшереп тору советының чираттагы утырышын уздырды.   

Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында видеоконференцэлемтә рәвешендә узды, утырышта республиканың кайбер мунициципаль районнары вәкилләре дә катнашты.

Төп тема – 2017 елның 9 ае эчендә алкоголь һәм спиртлы продукция базарындагы вәзгыять турында фикер алышу.

Бүген ТРның Министрлар Кабинетында узган брифингта “Халык инспекторы” дәүләт мәгълүмати системасы эшләренә нәтиҗә ясалды. Аның нәтиҗәләре хакында Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының урынбасары Тимур Зарипов белдерде. 

5 ноябрь көнне Казан дәүләт мәдәният институтында “Татар моңы-2017”  IXХалыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсының беренче туры үтте. Бәйгедә катнашырга теләүчеләрдән 100дән артык гариза алынган иде.

Сочида  халыкара катнашу белән IV Бөтенроссия фәнни-гамәли «Социаль-мәгьнәле һәм аеруча куркыныч йогышлы авырулар» конференциясе узды. Ул 2 меңнән артык белгеч – йогышлы авырулар белгечләрен, эпидемиологларын, сәламәтлек саклауны оештыру буенча белгечләрен, төрле белгечлек табибларын җыйды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International