“Россия чаңгы юллары” - илебезнең спорт тормышында мөһим вакыйга

2020 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

Ел саен уздырыла торган “Россия чаңгы юллары” чарасы узган ял көннәренә туры килде. Биектау районында мондый ярышларда катнашырга теләүчеләр гадәттә бик күп җыела.

Илнең иң күп кешене үзенә җәлеп итә торган чараларының берсе кышның аеруча салкын көнендә уздырылды. Биредә яңа чаңгы базасын ачкан вакыттан алып, “Россия чаңгы юллары2020” ярышын уздырган көндәге кебек ыгызыгының, җанлылыкның әле моңарчы күзәтелгәне юк иде. Ел да оештырыла торган әлеге чарага яңа чаңгы юлыннан шуып узарга теләүче 500дән күбрәк кеше җыелды.

- Район үзәк хастаханәсе үзенең спорт командасы һәм атна саен күнегүләр уздыруы белән дан тота. Сәламәт тәндә сәламәт рух булуын без халыкка үз мисалыбызда аңлатабыз, - диде район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Фасил Вәлиев.

 

Ярышлар, гадәтләнгәнчә, ачылыштан һәм флаглар күтәрүдән башланды. Район җитәкчеләре сәламләү сүзе белән чыгыш ясадылар һәм катнашучыларга уңышлар теләделәр. Чаңгычылар яшь буенча берничә төркемгә бүленделәр. Иң нәни спортчылар кечкенә әйләнеш буенча бардылар. Ә иң зур дистанция ел санына - 2020 метрга тиң булды. Аны теләге булган һәркем уза алды. Катнашучылар өчен яшь буенча чикләүләр булмады. Ярышка килгән һәркемгә дә чаңгыга басу мөмкинлеге бирелде.

- “ Р о с с и я ч а ң г ы юллары”нда катнашырга теләүчеләр күп. Быел спортның әлеге төре белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар тудырылган искиткеч чаңгы базасы ачылгач бигрәк тә. Шәп объект, биредә табигать тә сокланырлык, - диде спорт мәктәбе директоры Рушан Билалов. “Россия чаңгы юллары” - ярышка караганда күбрәк ял көнен табигать кочагында сәламәтлек өчен файда белән уздыру мөмкинлеге. Ә инде призлы урыннарны алучыларга медальләр, истәлекле бүләкләр һәм грамоталар тапшырылды. Монысы чаңгычыларның күңелләрен тагын да күтәреп җибәрде, ямь өстенә ямь булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International