«Сәламәт яшәү рәвеше өчен-2020» декадасы: волейбол ярышларында җиңүчеләрнең исемнәре билгеле

2020 елның 31 гыйнвары, җомга

29 һәм 30 гыйнвар көннәрендә «Төзүче» спорт комплексында ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча ярышлар узды.

Хатын-кызлар ярышларында Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты вәкилләре җиңү яулады. Идел буе спорт академиясе командасы-көмеш, КФУ җыелма командасы-бронза медальләр.

Идел буе Физик культура, спорт һәм туризм академиясе волейболчылары беренче төркем югары уку йортлары арасында ир-атлар командалары турнирында көндәшләренә өмет калдырмадылар. Турнир нәтиҗәләре буенча икенче урынны КДАТУ җыелма командасы алды, бронза медальләр белән ярышларны КНИТУ-КХТИ вәкилләре тәмамлады.

Икенче төркем югары уку йортлары арасында ир-атлар командалары арасында беренче урынны Казан кооператив институты командасы алды, икенче урында В. Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты җыелма командасы, бронзаны Н. Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе вәкилләре алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International