«Карт үгез кебек үкерәсең...»

2020 елның 10 гыйнвары, җомга

Популяр җырчы, Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев иҗатын күпләр ярата. Салмак кына җырлар белән татар эстрадасы сәхнәсенә килеп кергән мишәр егете Фирдүс Тямаевның иҗат стиле соңгы елларда башка юнәлеш алса да, җырчының тамашачылар аудиториясе елдан ел арта һәм гастрольләр географиясе киңәя бара.

 

Ничек кенә булмасын, кеше уңышларына көнләшүче, тәмсез телле тамашачылар да җитәрлек. Андыйларны яшьләр телендә «хэйтер» диләр. Фирдүс Таямаев та еш кына шушы хэйтерларны «котырту» өчен төрле гамәлләрне махсус эшли.

 

Җырчының күптән түгел Инстаграм социаль челтәрендә урнаштырган тавыш яздыру студиясендә төшергән видеосы астына төрле комментарийлар язганнар. Мәсәлән, «Яңа елдан соң телевизордан концертыңны карадым. Карт үгез кебек үкерәсең, мишәрләр дип кычкырасың, әллә залда гел мишәрләр генә идеме?» – дип язган бер ханым. Җырчы бу сүзләргә битараф кала алмаган: «Сезнең бәйләнергә башка нәрсә калмадымы әллә? Мин чыгып төшкәннән бирле «Мишәрләр впереееееед», дип кычкырам. Тыныч кына яшәгез әле», – дип җаваплаган артист.

http://www.sahne.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International