«Милли костюм галстуктан йөрүгә караганда уңайлырак»

31 декабрь 2019 ел., сишәмбе

Татарстан Президенты Яңа ел алдыннан журналистлар белән очрашты. Чарада яңгыраган кайбер фикерләрне укучыларга да җиткерәбез.

ТАССРның 100 еллыгына кигән милли киеме турында

Без үзебезнең милләтебезне, гореф-гадәтләребезне, милли ризыгыбыз­ны, динебезне сакларга тиеш. Ашаудан, диннән, җыр-биюдән тыш, безнең милли киемнәребез дә бар. Аны артистлар гына кияргә димәгән бит? Милли стильдә тегелгән бу кос­тюм галстук бәйләп йөрүгә караганда уңайлырак та, матуррак та. Фотоларга карасаң, элек бөтен күренек­ле шәхесләребез шул киемнән йөргән.

Сайлау турында

Үз-үземне Президентлыкка кандидат итеп күрсәтергә вәкаләтем юк. Әгәр минем кандидатурага тукталсалар, моның белән килешә яки баш тарта гына алам. Сайлаулар – республика өчен мөһим мәсьәлә. Минем әле 9 ай вакытым бар. Калган вакытта нәтиҗәле эш күрсәтергә кирәк, аннары карарбыз. Мөмкинлек була икән, сайлауда катнашуны кире какмыйм.

Санкцияләр турында

Әйе, бу азрак уңайсызлыклар тудыра. Черкиләр канны эчкәндә, бик үк рәхәт түгел. Әмма үләрлек, түзмәслек тә түгел. Партнерларның күбесе моны аңлый, Россия хөкүмәте сәяси аңлашылмаучанлыклар хәл ителер дип көтә. Без Кытай белән элемтәләрне киңәйтәбез. Төркия, Гарәп илләре белән яхшы мөгамәләдә. Казахстан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан белән хезмәттәшлек итәбез.

Чүп яндыру заводы турында

Без бит әле чүп яндыру заводы турында карар кабул итмәдек. Халык­ара экспертиза булырга тиеш, мин экоактивистлар белән очрашачакмын. Халыктан: «Нинди сорауларыгыз бар?» – дип кызыксыначакмын.

Чүпне аерым җыю проблема түгел, аны утильләштерү – мөһим  мәсьәлә. Күпләгән чүп­лекләр үзгәртеп булмый торган зыян китерә, бу проблема белән бөтен ил көрәшә. Финляндия­дә 20 ел эчендә эшкәртелми торган чүп-чарны 60 проценттан 1 процентка калдыра алганнар. Бу илдә чүпне термик эшкәртәләр, полигоннар кулланмыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования