Кышын техниканы саклау кагыйдәләрен үтәү алдагы елда язгы кыр эшләренә уңышлы керешергә ярдәм итә

2019 елның 5 ноябре, сишәмбе

Татарстан  районнарында авыл  хуҗалыгы  техникасын  кышкы  саклауга  кую һәм  машина-трактор  паркын   ремонт эшләренә   әзерләү  буенча  АПК  оешмалары  арасында  конкурслар  узды.   Техниканы  дөрес  саклау алга  таба   аның  озак  һәм  нәтиҗәле,  шулай  ук  аз  чыгымнар  сарыф  итеп  эшләвен   тәэмин  итә.   Бу мөһим  конкурслар   Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  җитәкчелеге  һәм  белгечләре  катнашында  узды.  

Мәсәлән,  узган  атнада  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары  Ришат Хәбипов  катнашындагы   Мамадыш  районында техниканы  кышкы  саклауга  куюның  торышын  бәяләде.    Конкурс  йомгаклары  буенча  комиссия  беренче  урынны  “Азык-төлек  программасы” АПК” ҖЧҖенә  бирде.  

Аксубай  районында Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары   Илдус  Габдрахманов катнашындагы  комиссия  тарафыннан   тикшерү  йомгаклары  буенча беренче  урынны     «Аксу Агро» ҖЧҖ алды.

Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры   урынбасары   Тәлгать  Таһирҗанов  махсус  комиссия составында    Лениногорск  районында  булды.  Биредә  иң  яхшы  булып      «Ленина» ҖЧҖ танылды.

Биектау  районында  беренче  урынны  “Кызыл Таң” («Красная Заря») АХКК алды.  Техниканың  торышын  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары   Марсель Мәхмүтов катнашындагы  комиссия  тикшерде.    Шундый  комиссия бәяләве  Татарстанның  барлык  районнарында  да  үтә.  

Техниканы  кышкы  аклауга  куюның  барышы,  нинди  кагыйдәләр  үтәлергә  тиешле  турында  әйтеп  китик.  Моны  һәр авыл  хуҗалыгы  предприятиесе  белергә  тиеш.   Машиналарны  ябык  биналарда яисә  түбәсе  ябылган  урыннарда  саклыйлар.  Консервация һәм   герметизация  кагыйдәләрен  катгый үтәгән килеш,  машиналарны  көйләнгән ачык  урыннарда  да  сакларга  рөхсәт  ителә; кайбер  частьләрне һәм    детальләрне  складтта  саклау  өчен  сүтеп  алалар.   Техниканы   саклауга  куяр  алдыннан  аның  торышын  тикшерәләр һәм  кирәкле  техник  техник  хезмәт  күрсәтәләр.  

Машинаны  юалар,  аңа сезонлы  техник  хезмәт  күрсәтәләр.    Ягулык аппаратурасын консервациялиләр. Буяулары  төшкән  урыннарны   буыйлар.     Машиналарны,  күтәртеп, горизонталь  урнаштыралар.  Машиналарның  тимер  тәгәрмәчләре  астына   ныгытмалар  куялар,  күтәртелеп куелган   машиналарны һәм     пневматик  шиннар  белән  машиналарны  күтәртмәләргә  куялар.  Аерым  саклауны  таләп  итә  торган   агрегатларны, частьләрне һәм  детальләрне складларга  алып  куялар.   Тәгәрмәчләрне  әйләндерә  торган  шарнирлы   механизмнарны, рультарткычларны    пычрактан  чистартып,   майлап  куялар.    Гидроцилиндрларның өскә  калкып  тора  торган    штокларын     майлап  куялар.     Шиннарның  һәм  резина   шлангларның  өстен  яктылыктан  саклый  торган  май белән  майлыйлар.   

Сыгылмалы   шлангларны  парафинлы  кәгазь  белән  төреп  куярга  мөмкин.    Пружиннарны  мөмкин  кадәр  бушайталар.    Ачык  мәйданчыклар    коры,  су  керми  торган  урыннарда булырга  һәм  аның  периметры  буенча  агып  төшүче суларны  мәйданчыкка кертми    торган  ерганак  казылган  булырга тиеш.      Мәйданчыкның  өсте  тигез, су  җыелмаслык  итеп  авыш була,      өслеккә каты  асфальт яисә бетон җәелә, ул  хәрәкәттәге  машиналарны  һәм  саклауга  куелган  машиналарны  чыдатырлык  булырга  тиеш.   Шуны  искәртергә  кирәк,  бу  барлык  кагыйдәләрне  үтәү техниканы  төзек  хәлдә  сакларга  һәм алдагы  елда  язгы  кыр  эшләренә  уңышлы  керешергә  ярдәм  итә.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International