Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәһәр халкын авыл хуҗалыгы ярминкәләренә чакыра

2019 елның 25 октябре, җомга

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы шимбә көнне, 26 октябрьдә,   республика  халкын  кулай  бәяләрдән  авыл  хуҗалыгы  продукциясе  сатып  алу  өчен  Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының    Октябрьский поселогында    («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә   комплексында) уза  торган  ярминкәләргә  чакыра.   Ярминкәләрдә     шәһәр  халкы  Татарстанның  муниципаль районнарыннан  китерелгән     ит, казылык  продукциясе,   үлчәп  сатыла  торган  сөт, май,  йомырка, бал,  шикәр комы, ярмалар һәм  башка фермер  продукциясе  сатып  ала алалар.   

Искәртеп узабыз, көзге ярминкәләр   14  сентябрьдән  эшли башлады  һәм алар    Яңа  елга  кадәр  атна  саен  булачак. Һәр ярминкә  аерым  үзенчәлеккә  ия,  мәйданчыкларга  китерелә  торган  продукция  ассортименты  сатып  алучыларның  ихтыяҗын  истә  тотып  булдырыла. Мәсәлән, узган  атнадагы  ярмрнкәдә  Ямашев ур. мәйданчыгында  Кайбыч районы  фермеры  тарафыннан  үстерелгән,  яңа  җыелган  кура  җиләген сатып  алырга  мөмкин  булса,   Җиңү  проспектында    Зеленодольск  шампиньоннарын  рәхәтләнеп  алдылар,  ә Агропаркта сатып  алучыларның  үзләре  тарафыннан  үрчетү  өчен   хәтта  тере  тавыклар, казлар һәм куяннар  сатылды.   Шәһәр халкы  үзләренә  кирәк  продукцияне  ярминкә мәйданчыкларында  ук  хәбәр  итә  алалар.  Моның  өчен  стендларда  махсус әрҗәләр   куелган.    

 Авыл  хуҗалыгы  ярминкәләренә, гадәттәгечә,     шәһәр халкы,  бигрәк  тә  өлкәнрәк  буын кешеләр   аеруча   яратып  йөри һәм ул  зур  социаль әһәмияткә  ия. Татарстанның Казан, Чаллы шәһәрләрендә һәм   Зеленодольск  муниципаль   районында  2019 елда  уздырылган  5 язгы  һәм 6 көзге  ярминкәләр йомгакларыннан  күренгәнчә,   аларга  646,4 млн сумлык  продукция китерелгән һәм сатылган.    Шәһәр кешеләре    960 тонна  ит,   238,5 тонна  үлчәүле  сөт,  5100.4 млн тавык  йомыркасы,   410.5 тонна  он һәм  508,7 тонна  шикәр  комы  сатып  алганнар. 

Узган  атнада  массакүләм мәгълүмат чараларында, карабодай  ярмасына  бәяләр  арта,  дигән кайбер  хәбәрләр  чыккан  иде.  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы шуны  искәртә, ярминкәләрдә  ярманың  килограммы  30  сумнан  сатыла.  Бәяләрне күтәрү  планлаштырылмый.    Булган  запаслар  ихтыяҗны  тәэмин  итәрлек.  

Гадәттәгечә,  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы җитәкчелеге  шимбә көнне  Казан  ярминкәләрен  шәхсән  үзләре  йөреп  чыга.   

Авыл  хуҗалыгы ярминкәләренең адреслары һәм урыннары белән Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының рәсми сайтында танышырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International