"Беренче лига. Старт»" катнашучылары өчен гариза кампаниясе башланды

2019 елның 25 октябре, җомга

Яңартылган "Беренче лига" программасы кысаларында 15-17 ноябрьдә "Идел" яшьләр үзәге базасында "Беренче лига. Старт" - профильле смена узачак . Шуңа бәйле рәвештә "Беренче лига.Старт" актив мәктәбе катнашучылары өчен гариза кампаниясенә старт бирелде. 21 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр югары белем бирү мәгариф оешмаларының I курс һәм һөнәри белем бирү оешмаларының I-II курс укучылары катнаша ала.

Исегезгә төшерәбез, «Беренче лига» программасы - Татарстан Республикасының җәмәгать тормышына актив һәм талантлы яшьләрне җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Программа студентлар өчен уку елы дәвамында үткәрелә торган ике этапны күздә тота - "Старт" һәм "Перезагрузка". Шулай ук проектны гамәлгә ашыру кысаларында программа Татарстан Республикасы шәһәрләре студентлары өчен дә уза: Түбән Кама, Әлмәт, Яр Чаллы, Алабуга, Буа, Лениногорск, Тәтеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International