Белгечләр ир-атларның чәче коелның нәрсәгә бәйле булуын ачыклаган

2019 елның 25 октябре, җомга

Тикшерүчеләр 2013 елдан алып 2017 елга кадәр 20-59 яшьлек 13,4 мең ир-атны күзәткән.

Кореянең Сонгюнгван университеты тикшеренүчеләре тиешле нормадан артык эшләү ир-атлар арасында пеләшләнү куркынычын ике тапкыр арттыруын ачыклаган. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Medical Daily интернет-басмасындагы тикшеренү нәтиҗәләренә сылтама белән хәбәр итә.

Тикшерүчеләр 2013 елдан алып 2017 елга кадәр 20-59 яшьлек 13,4 мең ир-атны күзәткән. Аларны өч төркемгә бүлгәннәр. Беренчеләре атнасына – 40, икенчеләре – 52, өченчеләре 52 сәгатьтән дә артык эшләгән. Шулай ук эш графигы, ир-атның яше, белеме, гаилә хәле, зарарлы гадәтләре һәм нәтиҗәгә йогынты ясау ихтималы булган башка факторлар исәпкә алынган.

Белгечләр фикеренчә, атнасына 52 сәгатьтән артыграк эшләүче ир-атлар пеләшләнүдән ике тапкыр ешрак интегә икән. Стандарт график атнасына 40 сәгать эшләүне күздә тотса да, күп кенә хезмәткәрләр офиста тагын берникадәр вакытка кала.

Ир-атларда пеләшләнүнең беренче симптомнары 20-30 яшьтә үк күренә башлый. Шуңа күрә экспертлар аларга эш сәгатьләре санын контрольдә тотарга киңәш итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International