Татарстанда көнбагыш һәм ашлык кукурузын җыюга керештеләр, шикәр чөгендерен, бәрәңге, яшелчәләр һәм рапс җыю дәвам итә

2019 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  оператив  белешмәләре  буенча,    30 сентябрьгә   республикада  бөртекле  һәм кузаклы  культуралар   (ашлык кукурузыннан  башка)    1 млн 420,9 мең га (99,8%) мәйданда  4 млн 250,3 мең тонна   җыелган.   Бөртеклеләрнең   бер  гектардан  уртача  уңышы   30 центнер  тәшкил  итә. Көзге  культуралар    496,7 мең  га (92 %)  чәчелгән. 

Бүгенге  көнгә  районнар көнбагыш  һәм ашлык  кукурузын  суктыруга керешәләр.      Көнбагыш  - 132,4 мең  га, ә  кукуруз – 52,1 мең  га. Көнбагыш  җыюга   Алексеевск, Әлки, Буа, Лаеш, Нурлат, Питрәч, Балык  Бистәсе,   Спас, Тәтеш һәм Чирмешән районнары  кереште.    Кукуруз җыюга  беренчеләрдән  булып    Буа,  Биектау,    Зеленодольск һәм Питрәч  районнары  чыкты.    

Элекгрәк  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат Җәббаров республикада  сөткә бәяләрнең  тотрыклануы һәм җитештерүчәнлекне  арттыруга  игътибарның көчәюе  турында  әйткән  иде.   Бу  динамиканы  саклап калу  өчен  сыерлар рационында  кукуруз  җитәрлек  күләмдә  булырга  тиеш,  диде  ул.  

Шикәр  чөгендере  бүгенгә    28,1 мең  га мәйданда чыгарылган, бу  барлык  мәйданның    44%ын  тәшкил  итә.    Татлы  тамыр   1,19 млн тоннадан  артык  җыелган, уртача  уңыш   – 425,7 ц/га. Бу  2018 елның  шушы  датасына  карата    гектардан  76,9 центнер  күбрәк. 

Бәрәңге    3,8 мең га (72%) мәйданда   109 мең  тонна  җыелган,  яшелчәләр     1,6 мең  га (62%) мәйданда    36,4 мең  тонна  җыелган. Бәрәңгенең  уртача  уңышы  – 287,2 ц/га, яшелчәләрнеке  – 231,7 ц/га, бәрәңге узган  елның  шушы  датасына  карата  гектардан 10 центнер  күбрәк  һәм яшелчәләрнеке   гектардан 48 центнер  күбрәк. 

Рапс  җыю  бар куәткә  дәвам  итә.    48 мең  гектардан  артык  мәйданда     62 мең  тонна  рапс  җыелган,  уртача  уңыш  - 12,9 ц/га.

Туфракны  көзге  эшкәртүгә килгәндә,  республикада       туңга  сөрү   1,9 млн. гектардан    1 млн. 241  мең  га мәйданда  башкарылган.      Туфрак  эшкәртүгә   1,7 мең  агрегат җәлеп  ителгән.   Техника һәркөнне    40 мең  гектарга  якын  мәйданны  эшәкәртә.  Яхшы  динамика     Саба,   Балтач,   Актаныш, Әтнә, Ютазы, Кукмара  районнарында күзәтелә,  республиканың  башка  районнары  да  күпкә  калышмый.

Шуны  искәртеп узабыз,  туңга  сөрүнең  вакытында  башкарылуы  елдан-ел үзенең  нәтиҗәлелеген  күрсәтә,   чөнки  көзге  яңгырлар  һәм  язгы   кар сулары  туфракта  дым  туплануга  ярдәм  итә.   Моннан  тыш,     үләннәргә һәм авыруларга  каршы     көрәштә  бу  мөһим агротехник  алым.   Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы     туңга  сөрүне  20 октябрьгә  кадәр төгәлләргә  тәкъдим  итә.       

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International