Марат Әхмәтов Казан ипподромында ат спорты бәйрәмендә булды

2019 елның 30 августы, җомга

Татарстан  Республикасы көнендә  “Казан” халыкара  ат  спорты  комплексында Татарстан  Республикасы  Президенты   кубогына  һәм Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  призына   ат  чабышлары  узды.  Биредә  шулай  ук  Республика көненә  багышланган   авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре  продукциясеннән  күргәзмә-ярминкә  оештырылган  иде.

Чарада  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  булды.  

Атлар  чабышын татар  токымлы  атлар башлап  җибәрде. Алар  2  мең  метр    дистанциядә “Аргамак” призы  өчен  ярыштылар,  приз  фонды    150 мең  сум  тәшкил  иткән  иде,  төрле  районнардан  татар токымыннан  булган  12  чабышкы  ярышты.    Бу  беренче  чабышта  җиңүче  булып   Теләче  районыннан  соло төсендәге  ТР Барс айгырында  Хирзәр  Гиниятуллин танылды.  

Өченче  чабыш    1600 метр  дистанциядә  булды,   приз  фонды    350 мең сум иде,     жокейлар  арбаларда  ярыштылар.     Беренче  булып  Татарстан  Республикасы буенча  ЭЭМының  «Динамо» командасыннан   Стерлинг Динамо  атында  Равил  Габдрашитов килде.

Алтынчы  чабышта   Татарстан  Республикасы  Президенты   призына  ярыштылар — бу  бәйрәмнең  төп  ярышы  иде, анда  9  катнашучы  булды,  аларның  өчесе  Чечня  Республикасы  башлыгы   Рамзан Кадыйров   конюшнясыннан иде.  Иң  озын  дистанция  - 2400 метр.  Киеренке ярышта  “Тимерхан” командасыннан Александр Иванский “Князь Юсупов” атында  беренче  булып  килде.   Бу  «Тимерхан»ның   14 ел  эчендә  өченче  җиңүе  иде.  Аннан  күбрәк  Кадыйров  командасында  гына,  аныкы    — 4.

Моңа  кадәрге  ярыш  Шәех-Задә бин Солтан әл Найян призына  чиста  канлы  гарәб чабышкылары  арасында  булды,  приз  фонды    25 мең  евро иде.   Бу  чабышта  беренче  булып  ЭЭМының  «Динамо» командасыннан   Василевс атында      Мирзабәк Каппушев килде.  Шул  ук  жокей алдагы  чабышларда,  башка  атларда  һәм бүтән  командалар  өчен  дә  чапты.    

  Мирзабәк Каппушев    7 чабышта  икенче  җиңүен  яулады,  ярыш   1800 метрлы дистанциядә  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы призына  булды,  монда  Татарстан  Республикасында  туган  чиста  канлы  13 менге  ат  чапты.   Приз  фонды    350 мең  сум иде. Бу  очракта   Мирзабәк Балтач районының  “Татарстан” командасыннан    Лондарка  атында  җиңүче  булды.  

Иң мавыктыргыч  чабышларның  тагын  берсе  - Халыклар дуслыгы  призына  сигезенче  чабыш  булды, приз  фонды  - 250 мең  сум,  2400 метрлы  дистанциядәге  бу  чабышта  9  катнашучыдан  халыкара  класслы  спорт  мастеры  Геннадий Большаков  Билли Флинн атында  җиңүче  булды.   Тәҗрибәле  жокей озак  вакыт  дүртенче-өченче  позицияләрдә лидерлар  төркемендә  тыныч  кына  килде,  ә ярты  түгәрәк  калгач,  кинәт кенә  алга  ыргыла  һәм  бик  горур кыяфәт  белән    финишка берүзе  алдан килеп  җитә.   

Барысы  16  чабыш  булды.   Чабышлар арасындагы  тәнәфес вакытларында     концерт номерлары  һәм  призлар  уйнату  булды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International