Чүпрәле районыннан кыр хәбәрләре: сыйфатлы орлык һәм минераль ашлама – югары уңышка нигез

2019 елның 27 августы, сишәмбе

Бүгенгә Татарстанда  барлык  чәчүлек  мәйданының   62%ында, ягъни      884,6 мең гектарда  бөртекле  һәм кузаклы  культуралар  җыелды.   Республиканың  кайбер  районнарыннан  бөртеклеләрне  җыю  тәмамлану  турында  хәбәрләр  килә.  

Шулай  итеп,  беренчеләрдән  булып Чүпрәле  районының “Чынлы” (“Цильна”) ҖЧҖ бөртекле  культуралар  җыюны  тәмамлады.    Бөртекле  һәм кузаклы  культуралар  мәйданы  биредә    2 мең    га чамасы.  Хуҗалык  югары     репродукцияле  орлыкларга  игътибар бирә.  Чәчелгән орлыклар  -  барысы  да  районлаштырылган  һәм     100%ы  да  югары  репродукциле.  Бер гектар   чәчүлеккә    105 кг   минераль ашлама кертелгән.    Шулар  һәм, әлбәттә,  тырышлык нәтиҗәсендә    10112 тонна  ашлык  җыелган.   Һава  шартларына  карамастан,   бер  гектардан  50,8 центнер  уңыш алынган.   

Бу  урып-җыю сезонында  икмәк  суктыруда иң  югары  күрсәткечләргә  ирешүчеләрдән     Рафик Шәйдулловны  әйтергә  кирәк – ул  2018 елда  да  Татарстанның  иң яхшы  комбайнчыларының  берсе  иде.   «Класс Тукано»  комбайнында  ул  быел   24000 центнер ашлык  суктырган.  21000, 20000, 19000, 17000 центнер  ашлык  суктыручылар  -  Илдус Җәмдиханов, Илгиз Миначев, Радик Төхфәтуллов һәм  Фәнис Вәлиев. Илдус Җәмдиханов  шулай  ук  узган  ел  “Иң яхшы  комбайнчы” республика  конкурсында  призер  иде.    Комбайнчылар  быел  да  акчалата  премияләр алдылар.  

Бүгенге  көндә  хуҗалыкта  көзге  культуралар  чәчәләр һәм туфрак  эшкәртү  эшләре  бара.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  оператив белешмәләре  буенча,  Чүпрәле  районында  27  августка    21,4 мең  га мәйданда  ашлык  суктырылган, бу  барлык  урып-җыю мәйданының   63%ын  тәшкил  итә,    58,9 мең  тонна  ашлык  җыелган,  бер гектардан  уртача  27,5 центнер уңыш   чыга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International