Татарстанда яшь комбайнчылар арасында «Хезмәт кешесенә дан» республика телевизион конкурсы башланды

2019 елның 31 июле, чәршәмбе

Татарстанда яшь  комбайнчылар арасында  «Хезмәт кешесенә дан»  унберенче республика  телевизион  конкурсы  башланды.    Конкурсны  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы һәм      «Татарстан» ДТРК оештыра. 

 Акциянең  төп  бурычы  – авылда  яшьләр арасында  эшче  белгечлекләрен  популярлаштыру. Конкурс  барышында  «Россия-1» һәм «Россия-24»  телеканалларында   яшь комбайнчыларның 2019 елгы  уракны  ничек  алып  барулары турында    сюжетлар  сериясе  чыгачак.     Конкурсның  финалын уздыру һәм аңа  йомгаклар ясау  республиканың  Уңыш  бәйрәме  алдыннан  булыр  дип  планлаштырыла.   

Яшь комбайнчылар  кырларда башкара    торган  эшләрне   «Россия-1» һәм  «Россия 24» каналларында (http://trt-tv.ru/rossiya-24/agrobiznes/)  авторы  да,  алып  баручысы  да    Дмитрий Второв  булган   «Агробизнес»  программасы  чыгарылышларында  карарга  мөмкин булачак. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International