Татарстанның 7 районы 2019 елгы урып-җыю кампаниясенә керде

2019 елның 23 июле, сишәмбе

Бу  хакта  бүген  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче    урынбасары   республика  районнары  белән     видеоконференция режимындагы  киңәшмәдә  сөйләде.    Зәй районы көзге  боңдайны  җыюга  кереште,  Буа районы -  борчак  җыюга,     ә  Азнакай, Аксубай, Апас һәм  Нурлат  районнары    арпа  җыюга керештеләр.  Республика буенча  барысы     4 000 тонна  ашлык  суктырылган, уртача  уңдырышлылык  - 36,5 ц/га.

Искәртеп  узабыз,  урып-җыю  эшләренең барышы  турында    актуаль  мәгълүматны  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  рәсми  сайтында    «Оператив мәгълүмат»  бүлегендә  алырга  мөмкин. 

«Урып-җыюга чыгучы  районнар  һәркөнне  артып  торачак,  башлыча,  болар  әлегә  Татарстанның  көньяк  районнары. Урып-җыю  кампаниясе  һәм  ашлыкка бәяләр  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  аерым  контролендә.    Бүгенге  көнгә  бәяләр    конъюнктурасы базарда  ашлыкка  ихтыяҗ  булуын күрсәтә.     Икмәк  кабул  итү  предприятиеләре  2019 елгы  уңышны  кабул  итүгә  әзер», - диде Николай Титов.

Киңәшмә  барышында  шулай  ук  министрның  беренче  урынбасары  арышны  әзерләүгә  зур  игътибар бирүне  сорады,  көзге  чәчүлекләрнең  һәлак булуы  аркасында  уңыш    230 мең  тонналап  булыр дип  фаразлана.    

Моннан тыш,  Николай Титов яссылатылган  ашлыкны  полимер  җиңсәләргә  консервацияләү техногиясенә  дә  кагылды,  бу  югары  сыйфатлы  азык әзерләүнең нәтиҗәле  ысулы, терлекчелек   алга  киткән районнар  өчен ул аеруча мөһим,  дип  билгеләп  үтте  министрның  беренче  урынбасары.    

Чара  азагында   Николай Титов республикада  кабул  ителгән  арышны  дотацияләү  турындагы  карарны  игълан итте.   Ашлыкны  төбәк  азык-төлек  фондына  сатканда авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләренә  1  тонна  азык-төлек  арышы  өчен 1,5 мең сум субсидия  биреләчәк.    Бу  карар буенча  документлар  әзерләнә һәм  якын  арада  алар  районнарга җиткереләчәк.   Николай Титов  планлаштырылган  субсидияләү  турындагы  мәгълүматны     барлык  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләренә  җиткерүне  сорады.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International