Татарстанда эре мөгезле терлекләрнең генетик тәңгәллеген (идентификациясен) билгеләү методикасын гамәлгә керттеләр

2019 елның 16 апреле, сишәмбе

Татарстан төбәкара  ветеринария  лабораториясендә  эре  мөгезле  терлекләрнең  генетик  тәңгәллеген билгеләү  методикасын  гамәлгә керттеләр. Идарәнең  мәгълүмат-аналитик һәм хуҗалык  бүлеге  башлыгы  урынбасары     Наил  Фәйзрахманов әйтүенчә, Россельхознадзорның Татарстан  төбәкара     ветеринария   лабораториясендә  эре  мөгезле  терлекләрнең  генетикасы  буенча типларын  билгеләү  методикасын  гамәлгә кертүне  төгәлләделәр,  ул  микросателлит маркерларны анализлауга,  ягъни  ДНК дәрәҗәсендә  билгеләүгә  нигезләнә.  

«Хайваннарның тәңгәллеген   югары  дәрәҗәдә  төгәл  билгеләүнең  һәм ДНК-паспортлаштыруның  актуальлеге  нәселле  терлекләрне  сату ,  шулай  ук  алу  белән  шөгыльләнүче  хуҗалык  субъектлары  өчен  бик  мөһим», – дип  аңлатты   Наил  Фәйзрахманов. Ул, нәселле  терлекчелек  турындагы  законнарда  мондый  оешмалар  сатыла  торган  терлекнең  чыгышын  расларга  тиеш булуы   турында  язылган,  дип  билгеләп  үтте.  

Белгечләр  фикеренчә,  ДНКның микросателлит маркерларны  анализлауның  төп  өстенлекләренә   ысулның  югары  төгәллек  бирүе һәм тикшерү  өчен   теләсә  нинди  материалны  бик  аз  күләмдә  алып  файдаланырга  мөмкин булуы  керә.  

Татарстан төбәкара  ветеринария  лабораториясенең  генно-молекуляр  диагностикалау  бүлеге  мөдире      Сергей Тюлькин аңлатып  киткәнчә,    генетик тәңгәллек  (идентификация) – ул,  иң  элек,  хайванның  индивидуаль  генетик  үзенчәлекләрен  ачыклау һәм бәяләү.  Бу  аеруча  кыймммәтле     хайваннарны,  бигрәк  тә  җитештерүчеләрне   ачыкларга,   терлекләрнең  чыгышын  һәм  чиста  токымлылыгын  билгеләргә,   хайваннарның теге яисә  бу  линиягә, семьялыкка,   токымга  каравын  расларга  ярдәм  итә. Шулай  ук        генетик  тәңгәллек  хайваннар  арасында  туганлык  дәрәҗәсен  билгеләү  мөмкинлеген  бирә.  

Моннан  тыш,  яңа  методика терлекләрнең баш  саны схемасын  планлаштыру, хайваннарның  нәсел аерымлыгын билгеләү, терлекләрнең  продуктивлылыгын  яхшырту  максатларында,   каплату  яисә  ясалма  орлыкландыру   өчен    аеруча  көчле  үгезләрне һәм сыерларны  ачыклау  мөмкинлеген  бирә, дип  өстәде   Тюлькин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International