Аграр университетта югары уку йортын тәмамлап чыгучыларга һөнәри юнәлеш бирү һәм аларны эшкә урнаштыру буенча чара үтте

2019 елның 29 марты, җомга

Бүген, 29 мартта  Казан дәүләт   аграр  университетында югары  уку  йортын  тәмамлап чыгучыларга  һөнәри юнәлеш бирү һәм аларны   эшкә  урнаштыру  буенча  чара  үтте. 

 «Хәерле  көн, хезмәттәшләр», - дип, мөрәҗәгать итте   студентларга  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче  урынбасары   Николай Татов һәм ул  бирегә  җыелган  студентларның  үз тормышларын  агросәнәгать комплексы белән  бәйләүче  кешеләр  булуына  игътибар юнәлтте.   «Авыл  хуҗалыгы  өлкәсендә  республиканың  язмышы  нәкъ менә  сезнең кулда», - дип  өстәде  ул.

Аннары  Николай Титов авылда  яшь белгечләргә  дәүләт ярдәме  программалары һәм  стипендия  программалары турында  сөйләде.   «Югары  уку йортын  тәмамлап, авылга эшкә   кайтучы яшь белгечләргә   Министрлыктан 300 мең сум  күләмендә  «подъемные» бирелә,  шулай  ук     эш урыны  буенча  айлык  төп  хезмәт хакына ел  дәвамында ай  саен Россия  Федерациясе  территориясендә  хезмәт өчен минималь  түләү (МРОТ) күләмендә   (2019 елның 1 гыйнварыннан – айга  11 280 сум)  өстәмә  түләнә. Моннан  тыш,  торак сатып  алуга  яисә  төзүгә  субсидия  бирелә»,    - дип  билгеләп  үтте  Николай Титов.

Чара  барышында  студентлар  актив  рәвештә  сораулар  бирделәр,  үз   идеяләрен  һәм   проектларын  тәкъдим  иттеләр.     Университет  студентлары  арасында  актив, максатка омтылышлы һәм   инициативалы  яшьләр  күп.  Шундыйларның  берсе  - Тәтеш  районыннан    Нургалиев Самат. Ул  үз   Университеты  тормышында  бик  актив катнаша,  бу  чараны  оештыруда  да  булышты.     «Мондый  чаралар   студентлар  бик  кирәк  һәм файдалы,  - ди ул.   – һәркем,  булачак  эш  урыны өчен  борчылып  тормастан,  аны  алдан  ук  алдан  ук     билгеләп  куярга  тели», - дип  сөйли студент.

Ә менә   Актаныш  районыннан Габбасова Камилә  -  булачак   бухгалтер, ул  инде  үзенең  Актаныш  районына  кайтасын  алдан  ук  хәл итеп  куйган,  әмма  төгәл кая  кайтасы   әлегә  мәгълүм  түгел.  Шуңа  күрә,  бу  чарага  зур кызыксыну  белән  килдем,  ди ул.  

Лениногорск районыннан    Гадельшин Рәхим да  үз районына эшкә  кайту  турында  уйлый.    «Безнең һөнәр авыл  өчен  бик  кирәк. Практика кысаларында   мин  чәчү һәм урып-җыю кампанияләрендә  катнаштым инде.    Шуннан  соң  үземә  ышаныч туды.  Мин барысын  да  булдырырмын  дип уйлыйм», -  диде  ул  горуланып. 

Рәсми өлеш  тәмамлангач,  студентлар индивидуаль тәртиптә  эш  бирүче оешмаларның  вәкилләре  белән якыннан  аралаша   алдылар.   

Аграр  университетын тәмамлап  чыгучыларга   агросәнәгать комплексы өлкәсендә ихтыяҗ  зур.   Күпчелек  эш бирүчеләр  яшь белгечләрне  үзләренә  студент  елларыннан  ук  җәлеп  итәргә тырышалар.

Шуны  әйтергә кирәк,    Университетта,  Министрлык  белән бергәләп, уку йортын  тәмамлап  чыгучыларны  эшкә  урнаштыру  буенча  зур  эш алып  барыла: ел  саен  эш бирүчеләр  белән    очрашулар,  түгәрәк  өстәлләр   һәм башка чаралар үткәрелә.  Бу исә  яшь белгечне белгечлеге  буенча беркетүгә генә  түгел, ә  яшьләргә, югары  уку  йортын  тәмамлап  чыгуга,  эшкә урнашырга,  уңышлы    карьера  ясарга һәм тормышта  үз урынын  табарга  ярдәм  итә.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International