1 нче һәм 3 нче апрель көннәрендә теле - һәм радиопрограммаларны планлы рәвештә өзеп торачаклар

29 март 2019 ел., җомга

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы республика халкына 2019 елның 1 нче һәм 3 нче апрель көннәрендә "ТРПЦ" филиалы объектларында план буенча ремонт эшләре турында хәбәр итә.

Төзекләндерү эшләре белән бәйле рәвештә 1 нче апрель көнне Әтнә муниципаль районының Олы Әтнә һәм Яшел Үзән муниципаль районының Олы Ачасыр авылларында, Менделеевск муниципаль районының Тукай авылында һәм 3 нче апрель көнне Әгерҗе муниципаль районының Вольный бистәсендә аналог һәм цифрлы эфир телевидениесе программалары өзелеп торырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования