Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы үзмәшгульләр өчен салым буенча мәгълүмат бирә

2019 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе

1 гыйнвардан  илебезнең  дүрт  төбәгендә:     Мәскәүдә, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендәе һәм Татарстанда  махсус  салым  режимы  эксперименты  старт  алды.    

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы шуны  аңлатып  китә,  Россия  Федерациясе  Салым колексының  217 статьясындагы  13 пункты нигезендә  шәхси  ярдәмче хуҗалыкларда  җитештерелгән терлекчелек  продукциясен (тере килеш тә,  шулай  ук  хайваннарын  суеп, аларны  эшкәртмәгән яки эшкәрткән килеш тә),  үсемлекчелек  продукциясен (натураль, шулай  ук  эшкәртелгән килеш) сатудан  алына  торган  физик  затлар кеременә  салым  салынмый.  

Шәхси  ярдәмче хуҗалыклар керемнәре  бер үк  вакытта  түбәндәге  шартларны  үтәгән килеш  салымнан азат ителә:

- әгәр милекчелек  хокукындагы һәм (яисә) физик затларның  башка хокукында тора  орган   җир кишәрлегенең  (кишәрлекләренең ) гомуми мәйданы  "Шәхси ярдәмче  хуҗалык  турында" 2003 елның  7 июлендәге 112-ФЗ номерлы  Федераль законның  4 статьясындагы   5 пункты нигезендә  билгеләнгән  максималь күләмнән - 0,5 гектардан  артмаса; 

- әгәр шәхси  ярдәмче хуҗалыкның салым түләүчесе  тарафыннан   күрсәтелгән кишәрлекләрдә  хезмәт законнары  нигезендә  ялланулы  хезмәткәрләр  җәлеп  ителмичә  гамәлгә ашырылса.   

Салым  салуның  яңа  төре  башка төр  эшчәнлеккә  дә, шулай  ук  эш бирүчеләре һәм ялланулы  хезмәткәрләре  булмаган  кешеләргә дә кагыла,  әгәр аның еллык  кереме     2,4 миллион сумнана артып  китмәсә.   Әгәр  үзмәшгуль  кеше  физик затларга  хезмәтләр күрсәтә торган  булса, аңа   салым  ставкасы     4 процент тәшкил итә,   юридик  затларга  – 6 процент.

Татарстан  Республикасы территориясендәге  яшәүче һәр   үзмәшгуль  кеше  1  гыйнвардан  "Мой налог" мобиль кушымтасын урнаштырырга һәм, фотографиясен һәм паспорт белешмәләрен куеп,   Федераль салым  хезмәтендә теркәлергә  тиеш.   

Салым  режимыннан  теләсә кайсы  вакытта    "чыгарга", ә аннары  кабат  исәпкә  куелырга  мөмкин.  Системада  беренче  мәртәбә  теркәлүче  10 мең  сум  күләмендә  салым  кайтарырга  хокуклы.    

Салым  салуның  эксперименталь режимын  узган  гражданнар  һөнәри эшчәнлектән  алынган керемнәренә карата  физик затлар  кеременә салым (НДФЛ) түләүдән азат  ителәләр.   Яңа  салым  режимыннан  файдаланучы     шәхси  эшкуарлар, Россия  территориясенә товарлар  кертүдән тыш,   өстәлгән бәяләргә салым (НДС) түләмәскә мөмкин.  

Тулырак мәгълүмат  белән сылтама буенча  танышырга  мөмкин.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International