В Москве обсудили перспективы сотрудничества между Роспатентом и Республикой Татарстан

2019 елның 31 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Мәскәүдә Интеллектуаль милек буенча федраль хезмәт (Роспатент) җитәкчелеге катнашында Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Чарада Роспатент җитәкчесе урынбасары Юрий Зубов, Татарстан икътисад министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы Индира Киреева һәм "Татарстан фәнни-техник мәгълүмат үзәге" ТР ДУП генераль директоры  Алексей Кравцов катнашты.

Очрашу дискуссия форматында узды. Катнашучылар Татарстан Республикасында патент вәзгыяте, фәнни-технологик хезмәттәшлек, 2021 елга кадәр интеллектуаль милек базарын үстерү программасын гамәлгә ашыру кысаларында "Татарстан Республикасы Интеллектуаль потенциалының мәгълүматлар банкы" мәгълүмат-аналитика системасын төзү буенча хезмәттәшлек мәсьәләләрен тикшерде. Моннан тыш, Роспатентның федераль дәрәҗәдә эшли торган PatAnalitics аналитик санлы системасы тәкъдим ителде.

 ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International