Дөбъяз авылында Чыршы ачу бәйрәме

2018 елның 25 декабре, сишәмбе

22 декабрь көнне Дөбъяз авылында Чыршы ачу тантанасы булып узды. "Кыш Бабай кунакка чакыра" дип исемләнгән программа беркемне дә битараф калдырмады. Урамда салкын булуга карамастан, бу бәйрәмнең шатлыгын бүлешергә бик күп кунаклар килгән иде! Программада театральләштерелгән тамаша, кыш Бабай, Кар кызы, конкурслар, күп төрле уеннар, җыр-бию булды, лотерея уйнатылды. "Яңа ел мизгелләре" конкурсының нәтиҗәләре игълан ителде, бүләкләр тапшырылды. Авыл халкына һәм килгән кунакларга бәйрәм бик ошады! Бу бәйрәмне оештыру өчен Дөбъяз мәдәният хезмәткәрләренә, катнашучыларга Зур рәхмәтемне әйтәсем килә! Шулай ук Әлдермеш, Айбаш, Зур Кавал, Олы Битаман, Чувашиле, Урта Алат, Бәксәр мәдәният хезмәткәрләренә актив катнашып, бәйрәмебеәне тагын да ямьлерәк иткәннәре өчен Олы Рәхмәт!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International