Россиядә терлекчелек һәм үсемлекчелек продукциясе иминлеге һәм аның сыйфатын тикшереп тору буенча бердәм система төзелә

2018 елның 9 ноябре, җомга

2018  елның 31 октябрендә  РФ Хөкүмәте  Рәисе    Дмитрий  Медведев  хайваннар,  үсемлекләр, терлекчелек  һәм үсемлекчелек  продукциясе иминлеге  һәм аның сыйфатын   тикшереп  тору  буенча  бердәм  система  булдыру  мәсьәләсе  хакында  киңәшмә  үткәрде.   

Киңәшмәдә  Россия Федерациясе  авыл  хуҗалыгы  министры      Дмитрий Патрушев халыкны  сыйфатлы  һәм имин терлекчелек  һәм үсемлекчелек  продукциясе  белән  тәэмин   итү,  Россия  азык-төлек  продукциясен  экспортлауны  арттыру,  шулай  ук  күрсәтелгән  бурычларны  үтәүгә  юнәлтелгән  чаралар  турындагы   нотык  белән  чыгыш  ясады

Хөкүмәт Рәисенә  ваклап  сатыла  торган  сәүдә  челтәрләрендә  сөткә  һәм  сөт  продукциясенә  Россельхознадзор, Роспотребнадзор һәм  Роскачество белән  берлектә уздырылган  тикшерү  нәтиҗәләре  турында  мәгълүмат  бирелде. 

Моннан нәтиҗә, сатыла  торган  сөт  продукциясенең    20дән  62%ына  кадәр  билгеләнгән  күрсәткечләргә  туры  килми    (сөт буенча  – 20%; май  буенча   – 36%; эремчек  буенча   – 62%).    8дән алып   12 %ка кадәр  – фальсификат, аларда  күрсәтелгән  компонентлар  арзанракларга  алыштырылган      (сөт  мае  үсемлек  майларына  алыштырылган,  чын  сөт  урынына  коры  сөт  кулланылган һ.б.лар).  

Бу  проблеманы  хәл  итү,  мондый  эшләргә  юл  куймас  өчен  ветеринария  өлкәсендә  Россельхознадзор  карамагындагы   федераль  дәүләт    мәгълүмат  системасы  базасында  азык-төлек  продукциясен  тикшереп тору  буенча  бердәм  мәгълүмат  системасын  булдырырга  тәкъдим  ителде.       

Шунысы  мөһим,  «Меркурий» ветеринария   сертификациясе аның  бер  компоненты булып  тора,  ул  РФнең  барлык  территориясендә  1  июльдән  эшли  башлады.  4 ай  эчендә     400 млн.-нан  артык   сертификат  бирелде.    Бу  система ярдәмендә,  әзер  продукциядән тыш,  барлык  товарлар  тикшерү  уза.

 Дмитрий Патрушев үз нотыгында мәгълүмат  системасының  төп  элементы  аның  нәтиҗәләре  белән  эшләүдә  булуын  ассызыклады.   Шушы  күрсәткечләрне  анализлау   күзәтчелек  итү  органнары  тарафыннан  идарәчел  карарлар  кабул  итү  өчен  нигез  булырга  тиеш,  бигрәк  тә,   контроль-күзәтчелек  чаралары  мәсьәләләре  буенча. 

Күрсәтелгән  тәкъдимнәрне  Россия Федерациясе  Хөкүмәте  Рәисе      Дмитрий  Медведев  тулысы  белән  хуплады. 

Россия Федерациясе  Хөкүмәте  Рәисе   урынбасары       Алексей Гордеев  та  үз чыгышында  мондый  карарларның  авыл  хуҗалыгы  тармагы  өчен  мөһим  булуын  ассызыклады.

Киңәшмә  нәтиҗәләре  буенча:  булган  мәгълүмат  системаларын  берләштерү  мөмкинлеген  карау   турында,  шулай  ук азык-төлек  продукциясенә  куела  торган  техник  регламент  таләпләрен  бозган  өчен  админситратив  җаваплылыкны  көчәйтү буенча  тәкъдимнәр әзерләү турында (шундый  кимчелекләр  белән  продукция    җитештерү  өчен  кулланыла  торган  технологик  җайланманы  файдаланудан  алуга  кадәр)   йөкләмәләр  бирелде. 

Кабул  ителгән  карарлар халыкны  сыйфатлы  һәм  имин  азык-төлек  продуктлары белән  тәэмин  итәргә  һәм  авыл  хуҗалыгы  продукциясен  экспортлау  күләмен  арттырырга  мөмкинлеген  бирәчәк.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International