Казан ипподромында 30 августтагы ат чабышларында приз фонды 7,3 млн. сум каралган

2018 елның 29 августы, чәршәмбе

2018  елның 30 августында  «Казан» Халыкара ат спорты комплексында Татарстан Республикасы һәм  Казан шәһәре көнен бәйрәм итүгә багышланган ат чабышлары узачак.

Программада 16 старт каралган. Ярышларның төп   призына  – Татарстан Республикасы Президенты призына  – өч    яшьтән   зуррак  булган чиста  канлы    менге атларда   12 җайдак   катнаша.    Җиңүче  3 млн. акча алачак. Старт  16.35  сәгатьтә башлана.

Ике халыкара чабыш була  – Wathba Stallions Cup –  приз 5 мең евро һәм  Sheikh Zayed Bin Sultan Al Nahyan Cup –  приз в 30 мең евро. Шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы,  Татарстан Республикасы Атчылык һәм  ат спорты федерациясе,   «Татспиртпром» АҖ, «Татнефть» ГАҖ призлары һәм башка призлар булачак. Гомуми приз  фонды   –  7,3 млн. сумга якын.

«Казан» Халыкара ат спорты комплексына    килүчеләр өчен  будет мәдәни-күңел   ачу  программасы,   күңел  ачулар   өчен  интерактив зоналар   каралган.

Чара түбәндәге  адрес  буенча уза:    Казан шәһәре,  Патрис Лумумба ур.,  47, «Казан» Халыкара ат спорты комплексы. Башлана  14.00  сәгатьтә, керү ирекле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International