Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2018 елдагы 6 айлык эшенә йомгак ясадылар

2018 елның 12 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 10 июльдә терлекчелек тармагының 2018 елдагы 6 айлык эшенә йомгак ясау буенча киңәшмә узды. Ул Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов рәислегендә узды. Киңәшмәдә районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, терлекчелек буенча консультантлары, “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ белгечләре һәм башкалар катнашты.

Министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов катнашучыларны Татарстанда терлекчелек тармагының 2018 елның 6 айлык эшенә йомгаклар белән таныштырды, чыгышында сөт, ит җитештерү һәм бозауларның сакланышы мәсьәләләренә аерым игътибар юнәлтте. Нәҗип Хаҗипов чыгышыннан күренгәнчә, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм крестьян-фермер хуҗалыклатрында эре мөгезле терлекләр саны 727 мең баш тәшкил итә, шул исәптән сыерлар – 243 мең баш. Әлеге чорда 647,5 мең тонна сөт җитештерлгән, (2017 елны шушы чорына карата 101%), 196,4 мең тонна - терлек ите һәм кош ите 158 мең баш бозау туган.

Нәҗип Хаҗипов узган елга караганда терлекләр санын арттырган районнарны атап узды, болар: Балтач, Саба, Зеленодольск, Кукмара, Әтнә, Чүпрәле, Лениногорск, Тәтеш һәм Әтнә районнары. Терлекләр санын киметкән районнар арасында: Әгерҗе, Мөслим, Чистай, Алексеевск, Ютазы, Менделеевск, Бөгелмә һәм Питрәч районнары.

Нәҗип Хаҗипов шулай ук сөт җитешетерүдә югары күрсәткечләргә ирешкән һәм түбән күрсәткечле районнарны атап китте. Мәс., Чирмешән, Кукмара, Азнакай, Әтнә, Балтач, Лениногорск, Зеленодольск, Саба, Зәй, Әлки һәм Әлмәт районнарында сөт җитештерү күләмнәренең артуы күзәтелә. Түбән күрсәткечләр – Мөслим, Кайбыч, Чистай, Бөгелмә, Буа, Минзәлә, Апас, Менделеевск, Кама Тамагы, Чүпрәле, Тукай, Алексеевск районнарында күзәтелә.

Алга таба киңәшмәдә сөт җитештерүдә түбән күрсәткечләр белән муниципаль районнар белгечләре чыгыш ясадылар. Алар терлекчелектәге вәзгыятькә анализ ясадыларю.

Менделеевск һәм Минзәлә районнары буенча Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча филиалы җитәкчесе урынбасары Евгений Иванов чыгыш ясады, Питрәч һәм Югары Ослан районнары буенча – Аквакультура һәм умартачылык идарәсе генераль директорының беренче урынбасары Ринат Нәбиуллин, Алексеевск һәм Спас районнары буенча – Нәсел идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Фәрхуллин, Чистай һәм Чирмешән районнары буенча Ришат Зарипов чыгыш ясады.

Киңәшмә азагында минстр урынбасары әлеге муниципаль районнар башлыкларына мәгълүмат әзерләргә кушты һәм районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре белгечләрен сөт терлекчегенә һәм сыйфатлы азык әзерләү мәсьәләләренә игътибарны арттырырга өндәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International